Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.111 сек.

Результаты поиска

  1. Шулай итеп, Азат өченче машинага утырып кына Атнага барып җитә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. * * * Элекке салам түбәле Атна авылы танымаслык булып үзгәргән, заманча төзекләнгән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. Кызыл Октябрь урамы бөтенләй яңарган икән хәзер. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Заманында төбәкнең мәшһүр мәдрәсәләрен һәм архангельскига сөрелгән мулла-мунтагай йортларын җимереп салган райком һәм райбашкарма биналары юк икән инде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. Районнарны эреләндергән вакытта аларны, кабат сүтеп, яңа район үзәгенә алып киткәннәр, без яшәгән йорт урынында шифер түбәле авыл советы һәм колхоз идарәсе биналары тора. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. Каршыдагы саман кирпечтән төзеп акшарлаган «Коммунар» гәзите редакциясе һәм типография бинасын тора-бара амбар иткәннәр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Андагы кулдан әйләндереп сыңар битле гәзит баса торган кадими американ станогы әллә кайчан домна мичендә эретелгәндер инде … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. Клуб яңа икән, ул силикат кирпечтән, ике катлы, архитектурасы матур гына. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. «Дом культуры» дип атала. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. Аның каршысында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл тора: мәрмәр тактага алтынлап йөздән артык исем-фамилия язылган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР